Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алда – җаваплы чор. Азнакайда узган атналык киңәшмәнең нәтиҗәләре һәм максатлары

18 сентябрь - Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулар көне. Атналык киңәшмәдә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин алда азнакайлыларны җаваплы чор көтүен билгеләп үтте. - Җирлегебездә сайлаулар һәрвакыт оешкан төстә узды. 18 сентябрьдә дә тавыш бирүдә азнакайлылар актив катнашып, үз гражданлык бурычларын намус белән үтәрләр дип ышанасы килә....

18 сентябрь - Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулар көне. Атналык киңәшмәдә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин алда азнакайлыларны җаваплы чор көтүен билгеләп үтте.

- Җирлегебездә сайлаулар һәрвакыт оешкан төстә узды. 18 сентябрьдә дә тавыш бирүдә азнакайлылар актив катнашып, үз гражданлык бурычларын намус белән үтәрләр дип ышанасы килә. Сайлаганда буш сүзләргә түгел, реаль эшләргә карасыннар иде. Иң мөһиме - сайлаулар чиста, закон бозуларсыз узарга тиеш. Соңгы елларда гына да районда бик күп масштаблы эшләр башкарылды. Аларның барсы да шушы җирлектә яшәүче халык мәнфәгатен күз алдында тотып эшләнә, - диде район башлыгы.

Соңгы атнада җирлегебездә өч җинаять теркәлгән, ике кешенең эчкән килеш, биш шоферның машина белән идарә итү таныклыгыннан башка руль артына утыруы ачыкланган. Бу хакта район эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Шакиров белдерде. Җинаятьләрнең күбесе чит кеше милкенә кул сузу белән бәйле. Фермалардан терлек урлау фактлары да бар. Кызганычка каршы, җирлегебездә соңгы көннәрдә азагы үлем белән тәмамланган ике юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Марсель Шәйдуллин Илдар Шакировка юлларда тизлек режимын каты контрольгә алырга кушты.

Ел да, көз-кыш айлары җитү белән, безнең ишекләргә грипп та шакый башлый. Сер түгел, авыруны булдырмау дәвалауга караганда җиңелрәк. Белгечләр гриппка каршы иң яхшы профилактика дип прививка ясатуны атый.

Быел Азнакайда гриппка каршы вакцинацияне халыкның 40 процентына үткәрү планлаштырыла. Роспотребнадзор идарәсенең төбәк бүлеге (Бөгелмә, Азнакай, Баулы районнары) начальнигы урынбасары Илдар Дружков сүзләренә караганда, гриппка каршы түләүсез прививка мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм укучыларга, кешеләр белән тыгыз элемтәдә эшләүче өлкәләр (медицина, мәгариф, коммуналь хезмәтләр) хезмәткәрләре, шулай ук 60 яшьтән узган өлкәннәргә ясала.

Киңәшмәнең йомгаклау өлешендә юлларны төзекләндерү, малларны җәйләүләрдән фермаларга кайтару, җылылык сезонына әзерлек, күп санда кеше булган объектларда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре дә күтәрелде һәм агымдагы атнага бурычлар билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алда – җаваплы чор. Атналык киңәшмәнең нәтиҗәләре һәм максатлары