Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбәдә Николай Петрушин белән хушлаштылар

Актүбә бүген тагын бер батыр улы белән хушлашты.

Әле 20 апрельдә генә Луганск һәм Донецк  республикаларында барган хәрби опрерациядә һәлак булган  Богдан Лесниковны җир куенына салган иделәр. 28 апрельдә 20 яшьлек кыю солдат Николай Николаевич Петрушинны хөрмәтләп соңгы юлга озаттылар.

Николай Петрушин 2001 елның 9 мартында Үзбәкстанның Каган шәһәрендә туа. Чуалышлар башлангач, гаилә Азнакай районы Актүбә бистәсенә кайтып төпләнә. Әнисе Светлана Федоровна һәм үги әтисе Юрий Нурфаисович аны игелекле, үз иленең чын патриоты итеп тәрбияләгәннәр. Николай 2 нче урта мәктәптә белем ала. Волейбол, җиңел атлетика белән шөгыльләнә. Тугызынчы сыйныфтан соң Лениногорск политехника техникумында һөнәр үзләштерә. 2020 елда контракт буенча хәрби хезмәткә китә.

Укытучылары да, сыйныфташлары да, техникумда да аны бары тик яхшы яктан гына искә алалар.

– Коляның чәче генә түгел, күңеле дә кояш кебек якты иде. Бер дә боегып йөргәнен хәтерләмим, һәрчак йөзе көләч булды. Өлкән сыйныфларга күчкәч тә тәнәфестә яныма йөгереп керер, хәлемне белеп чыгар иде. Имтиханнарны уңышлы тапшыргач ничек сөенгәнен күрсәгез! Аны югалтканга ышанасы килми, – ди беренче укытучысы Татьяна Салаватова.

– Коля белән күрешләр генә идек, бергә уйнап үстек. Шаян,  шат күңелле, ярдәмчел, гади – аны белгән һәркем шулай хәтерли, – ди дусты Николай Чернозубов.

Николай Самарада хезмәт иткәндә сөйгән яры – Аннаны очрата. Алар быел 9 августта өйләнешергә дип ЗАГСка гариза да биргән булалар.

Батыр уллары белән хушлашырга бөтен Актүбә халкы җыелды.

– Николай Николаевич Петрушин соңгы сулышына хәтле биргән антына тугры калып, Ватаныбыз иминлеге өчен көрәштә гомерен бирде, тиңсез батырлык үрнәге күрсәтте. Аның якты  истәлеге йөрәкләрдә һәм тарихта мәңге калачак, – дип Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин әти-әнисенең, сөйгән яры Аннаның, якыннарының тирән кайгысын уртаклашты.

ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев Татарстан Президенты һәм республика җитәкчелеге, депутатлар, районның хәрби комиссары Рәдиф Камалеев РФ Саклану министрлыгы исеменнән якыннарының кайгысын уртаклаштылар.

Николай Петрушин һәлак булганнан соң “Батырлык ордены”на тәкъдим ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев