Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

21 февраль – Халыкара туган тел көне

Бу мөһим бәйрәм, ул безгә дөньяның тел төрлелеген сакларга һәм хөрмәт итәргә кирәклеген искәртә.

Бакчада – бәйрәм

Халыкара туган тел көне уңаеннан Балалар китапханәсе 6 нчы “Йолдызкай” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен “Тел – халык җаны” темасына танып-белү сәгате оештырды. Чара барышында китапханәче Гөлнара Курбаева бәйрәмнең тарихы, планетада телләрнең күптөрлелеге һәм туган телнең әһәмияте турында мәгълүмат белән уртаклашты. Очрашуга талантлы шагыйрә  һәм журналист Нәсимә Фазлыева чакырылган иде.

Балалар аның тормышы һәм иҗаты, шулай ук  күптән түгел басылып чыккан “Кояшлы өй” китабы белән таныштылар. Балалар шагыйрәнең шигырьләрен  сәнгатьле итеп яттан сөйләделәр һәм “Рәхмәт әйтте кызылтүш” шигыре буенча үз куллары белән ясалган картинаны бүләк иттеләр. Очрашу ахырында Нәсимә апалары нәни дусларына китапларын бүләк итеп сөендерде. Кызыксынучан балалар сораулар бирергә дә онытмадылар. .Мәсәлән,”Сез шигырьләрне нигә язасыз?” дигән сорауга Нәсимә Фазлыева:

Нәни дусларымны бик тә яратам. Шигырьләремне дә балалар укысыннар, тәртипле, акыллы, тәүфыйклы булып үссеннәр, туган иллләрен, туган телләрен, әти-әниләрен яратсыннардип язам, дип җавап бирде.

Балалар бакчасыннан өлкән тәрбияче Нәфисә Фәтхуллина, мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячесе Дилүсә Харрасова, Балалар  китапханәсе китапханәчеләре Гөлнара Курбаева һәм Ольга  Хәлиуллина әнә шулай бергәләп нәниләр өчен онытылмаслык, матур кичә оештырдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев