Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Юлда тәртипле йөрик

Азнакайның  Яшьләр үзәге хезмәткәрләре шәһәр шифаханәсендә ял итүче балалар янында булып, алар белән кызыклы да, файдалы да очрашу үткәрделәр.

Аның төп темасы юл йөрү кагыйдәләренә багышланды.

Илнур Нәгыймов малай-кызлар белән юлда үзләрен ничек тотулары хакында сораштырып, җәяү атлаганда булсынмы, велосипедта йөрәндәме, кинәт туарга мөмкин куркыныч хәлләрне ассызыклады, мисаллар китереп, юл кагыйдәләрен бозуның яман нәтиҗәләрен кат-кат аңлатты. Киемдә һәрчак яктылык кайтарткычлар булырга тиешлеген искәртте.

 “Юл куркынычсызлыгы әлфибасы” мультфильмын барысы да мавыгып карадылар. Аннан соң да җанлы әңгәмә дәвам итте. Кечкенәләр кагыйдәләрне саклап йөрергә сүз бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев