Татарстанда илкүләм проект нәтиҗәсендә светофорлар системасы яңартылды
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Татарстанда илкүләм проект нәтиҗәсендә светофорлар системасы яңартылды

Татарстан шәһәр агломерацияләрендә интеллектуаль транспорт системаларын (ИТС) урнаштыру буенча эшләр тәмамланды.

Проект «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырылган. Барлыгы 18 светофор объекты яңартылган: аларга 18 контроллер, 89 детектор һәм 19 видеокүзәтү камерасы монтажланган. Эшләрнең гомуми бәясе 125, 7 млн сум тәшкил иткән, шул исәптән 91, 8 млн сум федераль бюджеттан бирелгән. Мәгълүматне Татарстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. 

Казанда 12 светофор объекты модернизацияләнгән. Аларга адаптив идарә өчен 12 транспорт контроллеры, 61 детектор һәм 12 видеокүзәтү камерасы урнаштырылган. Бу объектлар: Тэц урамы – Белинский урамы, Тэц урамы – Челюскин урамы, Тэц урамы – Хлебозавод урамы, Кол Гали урамы – миләшле урамы, Кол Гали урамы – Яркая урамы, Магистраль урамы – Учительская урамы, Магистраль урамы – Яшь Көч урамы, Магистраль урамы, 33 йорт, Магистраль урамы – Кулагин урамы, Магистраль урамы – Поперечно-Кукушкинская урамы, Айдаров урамы – Лукин урамы, Габишев урамы – Кол Гали урамы.

Яр Чаллы шәһәрендә 6 светофор объекты яңартылган. Монда 6 транспорт контроллеры, 28 детектор һәм 7 видеокүзәтү камерасы урнаштырылган. . Бу объектлар: Трубный тыкрыгы – Производственный тыкрыгы, Трубный тыкрыгы – Хлебный тыкрыгы, Трубный тыкрыгы – Индустриальный тыкрыгы, Машиностроительная урамы – «Гараж 500», Машиностроительная урамы – «Лемана Про» сәүдә үзәге, Машиностроительная урамы – «Орловка боҗрасы» тукталышы.. Бу объектлар: Трубный тыкрыгы – Производственный тыкрыгы, Трубный тыкрыгы – Хлебный тыкрыгы, Трубный тыкрыгы – Индустриальный тыкрыгы, Машиностроительная урамы – «Гараж 500», Машиностроительная урамы – «Лемана Про» сәүдә үзәге, Машиностроительная урамы – «Орловка боҗрасы» тукталышы.

Яңартылган барлык светофорлар бердәм системага кертелгән. Ул шәһәр дәрәҗәсендә транспорт агымы параметрлары турында мәгълүмат җыюны һәм визуализацияләүне тәэмин итә һәм адаптив идарәне гамәлгә ашыра. 

Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Ранис Фәйзуллин билгеләп үтте:

Интеллектуаль транспорт системаларын кертү халыкның уңайлылыгына һәм бөтен транспорт системасының тотрыклылыгына турыдан-туры йогынты ясый. Адаптив идарә ярдәмендә юлларда бөкеләр һәм тыгымнар азая –  хәрәкәт хәтта час-пик вакытында да җайлы бара. Без бу юнәлештә эшне дәвам итәчәкбез. 

Искәрмә: интеллектуаль транспорт системалары халык саны 300 меңнән артык булган шәһәр агломерацияләрендә урнаштырыла, чөнки андый торак пунктларда трафик сизелерлек арта. 

Татарстанда ИТС-ны кертү буенча эшләр 2020 елдан бирле алып барыла. Соңгы биш ел эчендә адаптив идарә өчен 124 светофор яңартылган, 597 юл хәрәкәте детекторы һәм 610 видеокүзәтү камерасы урнаштырылган. 

 

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев