Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Исереклек кесәгә суга

Эчкән кешенең нишләп шулай руль артына утырасы, башына маҗаралар эзлисе килә торгандыр?! Күрәсең, алар белән бу очракта аракы идарә итә.

Төн уртасы җиткәндә исерек хәлдәге И.Зарипов та машинасында шәһәр урамында нишләп йөргәндер диген. Әле дә бу сәяхәт аны фаҗигага илтеп җиткерми кала. Юл иминлеге инспекторлары шикле шоферны тиз туктата. Административ хокук бозган шәһәрдәшкә урында ук беркетмә төзелә.

Җәмәгать судьясы И.Зариповка карата кузгатылган эшне, закончалык нигезендә, аннан башка гына карый, җавап тотучы суд утырышына килми.

Судта аның исерек килеш руль артына утыруы фактлар белән дәлилләнә, медицина тикшерүендә раслана. Хокук тәртибе бозучы үзе дә гаебен тулысынча таный. Җәмәгать судьясы И.Зариповка карата административ хокук бозулар турында РФ Кодексы нигезендә штрафка тарту һәм машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгара. Штраф күләме – 30 мең сум. Ә инде машина йөртү хокукын ул ел ярымнан соң гына кире кайтара ала.

Суд карары әлегә үз көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев