Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Исерек килеш руль артына утырган азнакайлыларны машина йөртү хокукыннан мәхрүм иттеләр

Автоинспекторлар исерек килеш руль артына утырып чыгучыларны ачыклау максатыннан планлы тикшерүләрне уздырып тора.

Үзенең генә түгел башкаларның да гомерен куркыныч астына куеп, салмыш хәлдә машина белән идарә итүчеләрнең саны гына кимеми. Кызганыч...

Документларын тикшерү өчен тукталыган А.Гафиев, шикле тоелса да, исереклеккә тикшерү үтүдән баш тарта. Нәтиҗәдә, аңа карата урында ук административ беркетмә төзелә. Судта ул үзенең гаебен таный.

Актүбә-Җәлил юлында туктатылган И.Әхмәтшинны алкотестер ярдәмендә тикшерү вакытында ул өреп чыгарган 1 литр һавада 1,016 мг этил спирты парлары булу ачыкланган.

Спиртлы эчемлекләр кулланган килеш транспорт белән идарә итеп, юл иминлегенә куркыныч тудырган әлеге райондашларыбыз 45 мең сум штрафка тартылдылар  һәм ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев