Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Исерек килеш машина белән идарә иткән азнакайлы таныклыксыз калды

Бүген гүзәл затлар ир-атлардан бер дә калышмый.

Җитәкчелек тә итәләр, гаиләләрен дә алып баралар, ир-егетләр башкарырга тиешле авыр эшләрне дә җиңеп чыгалар... Кызганыч, күңелне кырган күренешләр дә бар. Исерек килеш руль артына утырган хатын-кызларны кем дисең?!

Район авылларының берсендә тоткарланган А.Шакирова да юл иминлеге сакчыларына эләгермен дип уйлады микән?  Судка чакыру алган ханым утырышта үзе катнашмый. Җәмәгать судьясы бөтен булган фактларга һәм беркетмәләргә нигезләнеп, РФ Администра­тив хокук бозулар турындагы кодексның 12.8 маддәсе, 1 нче өлеше буенча аны гаепле дип таба һәм  30 мең сум күләмендә штрафка тар­ту, ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгара.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев