Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Эчкән килеш машинага утырган азнакайлы таныклыксыз калды

Җәмәгать судьялары исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүчеләргә карата кузгатылган административ эшләрне карадылар.

Эчкән килеш машина белән идарә иткән Р.Галләмовны юл иминлеге инспекторлары кичке якта шәһәр урамында тоткарлый.

Алкотестер ярдәмендә тикшерү вакытында ул өреп чыгарган 1 литр һавада 0,980 мг этил спирты парлары булу ачыкланган.

Спиртлы эчемлекләр кулланган килеш транспорт белән идарә итеп, юл иминлегенә куркыныч тудырган шофер 45 мең сум штрафка тартылды һәм ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев