ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Бер мизгеллек ваемсызлык – ел ярым җәза

Районда исерек йөртүчеләргә карата суд карарлары даими чыгып тора.

Әмма мондый хәбәрләрнең саны кимеми әле. Штрафны түләргә мөмкин, йөртү таныклыгын вакыт узгач кире алырга да була. 

Ә менә исерек йөртүче гаебе белән өзелгән гомерне кире кайтарып булмый. Бу хакта һәр йөртүче руль артына утырганчы уйлансын иде. 

Исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән И. Минһаҗевны дәүләт автоинспекторлары Азнакай шәһәрендә туктата. Аның спиртлы эчемлек куллануы тикшерү нәтиҗәләре белән дә раслана. 

Суд карары белән аңа 45 мең сум штраф салына һәм 1 ел да 6 айга йөртү хокукыннан мәхрүм итү җәзасы билгеләнә. 

Хокуксыз һәм исерек килеш мотоцикл йөрткән

Азнакайда транспорт белән идарә итү хокукы булмаган килеш тә исерек хәлдә юлга чыккан йөртүче кулга алынган. 

8 майга каршы төндә шәһәр урамында инспекторлар дәүләт номеры булмаган “Эндуро” мотоциклында җилдерүче Ю. Кирьяновны туктата. 

Терсәк якын булса да, аны тешләп булмавын ул судта гына аңлый. Суд карары белән Ю. Кирьяновка 10 тәүлек административ арест билгеләнә.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев