Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайлылар, исерек хәлдә машина йөртү хокуктан колак кактыра

Р. Даутовны юл иминлеге сакчылары Лениногорск трактында шәһәр урамнары киселешендә туктата.

Аның спиртлы эчемлек куллануы үз-үзен тотышуыннан ук ачык күренеп торса да, медицина тикшерүе үтүдән баш тарта. Аңа карата беркетмә төзелә. Бу административ эш буенча китерелгән дәлилләр анализында да ачык чагыла. 

Шунысын да әйтергә кирәк, электән ул техника белән идарә итүдән читләштерелгән була. Судта закончалык бозуын танымый. 

РФ КоАП маддәсендә каралган кайгыйдәләр буенча барлык дәлилләрне бәяләп, судья аны административ хокук бозуда гаепле дип таба һәм гамәлләрен әлеге Кодексның 12.26 маддәсе нигезендә квалификацияли. Гаепленең автомобиль руле артында аның түгел, ә башка кешенең булуын дәлилләргә тырышуы суд утырышында расланмый. 

Аңа карата 30 мең сум күләмендә штрафка тарту һәм бер ел да җиде айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев