Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайда “Язгы каникуллар” профилактика акциясе старт алды

23 марттан 5 апрельгә кадәр район юлларында “Язгы каникуллар” профилактика акциясе үтә.

Кагыйдә буларак, балигъ булмаган балалар катнашындагы юл йөрү кагыйдәләрен бозу фактлары мәктәпләрдәге каникул көннәренә туры килә. Бу балаларның күпчелек вакытларын урамда уздырулары, машина йөри торган юл янында төрле куркыныч уеннар белән мавыгулары нәтиҗәсендә килеп чыга.

Алда – язгы каникуллар. Бу чорда балигъ булмаганнарның хәвефсезлеген тәэмин итү максаты белән район территориясендә “Язгы каникуллар” профилактик чарасы үтә.

– Ул  балигъ булмаган пассажирларны утыртып йөрүгә, машина йөртүчеләрнең  өстенлекне  җәяүлеләргә бирмәвенә кагылышлы юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны ачыклауга багышлана.Юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә балалар машиналарда махсус креслоларда йөртелергә тиеш. Акция чорында хокук сакчылары шулай ук юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүче җәяүлеләргә дә зур игътибар бирәчәк. Бу турыда мәгълүмат алар йөргән мәктәпләргә җиткереләчәк, – ди район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Александр Лаврентьев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев