Азнакайда исерек шоферларга суд хөкеме чыгарылды
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайда исерек шоферларга суд хөкеме чыгарылды

Ел башыннан районда 133 исерек шофер кулга алынган.

Иң куркынычы – алар арасыннан 15е – инде берничә тапкыр эләгүчеләр.

– Исерек хәлдә руль артына утыруның шофер өчен генә түгел, аның янәшәсендә булган пассажирлар, юл хәрәкәтендә катнашучы башкалар өчен дә куркыныч булуын барлык кешеләрнең дә аңлап бетермәве борчый, – ди район ЮХИДИ бүлеге  начальнигы Александр Лаврентьев.  – Районда да исерекләр гаебе белән аварияләр килеп чыгып тора. Ни кызганыч, аларны катгый законнар да, саллы штрафлар да туктатмый. Исерек килеш машина белән идарә итү – җинаятькә тиң. Ул барыбер, иртәме-соңмы зур фаҗигаләргә китерә, шуны аңласыннар иде.

Соңгы көннәрдә исерек килеш машина белән идарә иткән 4 азнакайлыга суд хөкеме чыгарылган. Аларга штраф түләп, җәяү йөрергә туры киләчәк.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев