Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайда исерек килеш машина белән идарә итүчене туктатыр өчен корал кулланганнар

ЮХИДИ инспекторларына Ленин урамында үз таләпләренә туктамаган "Калина"ны куып китәргә, аны тоткарлау вакытында хәтта автомашинаның арткы тәгәрмәченә атарга туры килгән.

Район ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, 12 март көнне хокук сакчылары Ленин урамы буенча хәрәкәт иткән шикле тоелган автомобиль шоферын тикшерергә карар кылалар. Махсус сигнал һәм тавыш ярдәмендә аңа туктарга кушылса да, “Калина” шоферы хәрәкәт тизлеген арттырып, алга чаба. Хокук сакчылары машина артыннан куа китә, кат-кат әйтеп тә туктата алмагач, алар корал куллану турында кисәтү ясый. Шофер алай да буйсынмый. Ахыр чиктә полиция вәкиле ике тапкыр һавага, аннан автомобильнең арткы көпчәгенә атарга мәҗбүр була. “Лада Калина” машинасы шоферы Гагарин урамындагы 18 нче йорт кырында кулга алына, җитмәсә ул исерек тә булып чыга. Полиция хезмәткәре таләбенә буйсынмаган өчен ул суд карары белән җиде көнгә административ кулга алына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев