Азнакайда авариядә 22 яшьлек егет каза күргән
Авыр тән җәрәхәтләре алган шофер сырхауханәгә озатыла.
Район ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, кичә Камышлы авылы янәшәсендәге юлда “ГАЗ-2824ВА” автомобиле белән идарә иткән 1999 елгы шофер хәвефсез тизлекне сакламый һәм юл кырына төшеп китеп, әйләнә.
Юл һәлакәтендә авыр тән җәрәхәтләре алган машина йөртүче Әлмәт сырхауханәсенә җибәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев