Азнакайның Яшь юл хәрәкәте инспекторлары иминлек сагында торалар
Бүген шәһәр Балалар иҗаты үзәгендә ЮИДчылар туган көн “бәйрәменә” җыелдылар
Районыбызда юл куркынычсызлыгы проблемасына җитди игътибар бирелә. Бу юнәлештә балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә дә шактый эшләр башкарыла.
Бүген шәһәр Балалар иҗаты үзәгендә юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отрядлары оешуга 53 ел тулу уңаеннан бәйрәм чарасы үтте.
Яшь инспекторларны, аларның җитәкчеләрен мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Зөлфия Зарипова, «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесенең профилактика буенча бүлеге җитәкчесе Альмира Сәгъдәтуллина, Юл хәрәкәте иминлеге район комиссиясе секретаре Фәнис Ахунҗанов тәбрикләп, юлларда иминлекне тәэмин итүдә зур эш башкарган һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Соңыннан алар “Балалар, юл, иминлек” район бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр.
«Ата-аналар иминлек яклы» республика бәйгесенең муниципаль этабында беренчелекне яулаган әти-әниләр һәм балалар үзләренең осталыкларын сәхнәдән күрсәттеләр. Алар шулай ук җитәкчеләр кулыннан бүләкләр алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев