Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайда “Хәвефсез тәгәрмәч” бәйгесе җиңүчеләрен ачыкладылар

“Хәвефсез тәгәрмәч” бәйгесенең муниципаль этабында район-шәһәрнең 12 мәктәп команадасы составында 72 яшь инспектор катнашкан

Бу көннәрдә районыбызда “Хәвефсез тәгәрмәч” бәйгесенең муниципаль этаплары узды. Балалар төрле станцияләрдә үзләренең белемнәрен сынадылар. Беренче көнне алар юл йөрү кагыйдәләрен белү һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча теоретик һәм гамәли белемнәрен күрсәтсәләр, аннан велосипедта йөрү осталыгын сынадылар. Бүген шәһәр Балалар иҗаты үзәгендә  яшь инспекторлары үзләренең иҗатта да алдынгы булуларын расладылар.

– Биредә юл кагыйдәләрен яхшы үтәүче, хаталарга юл куймаучы, тырыш балалар җыелган. Алган белемнәрегезне тормышта файдаланып, юлларда имин йөрергә язсын, — диде укучыларга мөрәҗәгать итеп район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Зөлфия Зарипова.

Бүген безнең район мәктәпләрендә Яшь юл хәрәкәте инспекторларының 31 отряды эшләп килә. Алар 508 баланы берләштерә.

– Яшь юл инспекторлары  – балалар арасында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүдә  ныклы ярдәмчеләребез. Ел дәвамында алар белән бик күп чаралар, акцияләр уздырабыз. Үзегезнең белемнәрне дсларыгызга, якыннарыгызга да җиткерсәгез иде, – диде  «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесенең профилактика буенча бүлеге җитәкчесе Альмира Сәгъдәтуллина.

Чараны дәвам итеп, иң яхшылар дип табылган биш команда үзенең чыгышын сәхнәдән күрсәтте. Җиңүчеләр исә залда утыручылар һәм жюри әгъзаларының тавыш бирү юлы белән ачыкланды.

Монда сәхнәгә чыгу белән, залда утыручыларның барысын да үзләренә генә каратып тоткан 3 нче мәктәпнең “Зебра”  командасы беренче урынга лаек булды. Заманча, креатив номерлар белән юллардагы иминлек мәсьәләсен бик оста итеп күрсәтте команда әгъзалары. Алай гына да түгел, “Зебра” отряды егет-кызлары башка юнәлешләрдә дә беренчелекне яулап, “Хәвефсез тәгәрмәч” бәйгесенең муниципаль этап җиңүчеләре булдылар.

– Ел буе әзерләнеп, юл йөрү хәрәкәте кагыйдәләрен ныклап өйрәнү нәтиҗәсе бүгенге җиңүебез. Командабыз бик көчле, балалар да беренче елын гына шөгыльләнми. Без төрле акцияләрдә катнашабыз, бәйгеләр дә оештырабыз. Яшь инспекторларыбыз үзләре мөстәкыйль рәвештә дә шөгыльләнәләр, кагыйдәләр ятлыйлар, велосипедта йөрергә, каза күрүчеләргә медицина ярдәме  күрсәтергә өйрәнәләр, – ди отряд җитәкчесе Гөлнара Шутраева.

Әлеге отрядтан Илүзә Ризванова –  “Юл йөрү кагыйдәләрен иң яхшы белүче” булып танылды.

– Беренче чиратта безне ярышларга әзерләгән, һәрчак үсендереп торган укытучыбызга рәхмәтлебез. ЮИД – ул бихисап акцияләр, конкурслар, җиңүләр һәм шәп бүләкләр мәйданчыгы да! – ди Илүзә. 

Алга таба “Зебра” юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары район данын республика күләмендә яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев