Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайда өлкән яшьтәге машина йөртүчеләр арасында юл грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән агарту чарасы узды

Түләүсез семинар 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнар өчен оештырылды һәм 2025 елда гамәлгә кергән юл хәрәкәте кагыйдәләрендәге мөһим үзгәрешләрне тикшерүгә багышланды.

Армия, Авиация һәм Флотка ирекле ярдәм итү оешмасының Азнакай муниципаль берәмлеге бүлегендә узган чараның максаты:   юл-транспорт травматизмын профилактикалау, машина йөртүчеләр арасында хокукый культураны югары дәрәҗәдә саклау.

Семинар кысаларында өлкән яшьтәге машина йөртүчеләр алдында төп ведомстволар һәм оешмалар вәкилләре  чыгыш ясады: сәламәтлек саклау белгече юл-транспорт һәлакәтләре вакытында беренче  ярдәм күрсәтү алгоритмнарын яктыртты; иминият компаниясе эксперты һәм

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре чыгышы тыңланды. Алар гражданнарны кызыксындырган сорауларга да җавап бирде. 

ЮХИДИ бүлеге инспекторы, полиция лейтенанты Бусат Джавадов белдергәнчә, агымдагы елда  Азнакайда өлкән яшьтәге машина йөртүчеләр катнашында 2 юл һәлакәте теркәлгән. Бусат Джавадов: «…Юл һаләкәтенең берсе 2025нче елның август аенда булды. «Лада - Калина» маркалы автомобиль йөртүче руль белән идарә итә алмый, Һәм балигъ булмаган җәяүлегә бәрелә.  Бер яшьлек бала алынган тән җәрәхәтләре белән  Яр Чаллы балалар хастаханәсенә озатылды. Әлеге автомобильнең йөртүчесе өлкән яшьтәге кеше,  яшь чикләүләре аркасында, ул руль идарәсен башкара алмаган. Шуңа бәйле рәвештә Азнакай районы халкын кисәтеп, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакырам».

Сүз уңаеннан, бүген  районда машина йөртү һөнәрен үзләштерүче курсантлар арасында уналты яшьтән җитмеш дүрт яшкә кадәр  булган кешеләр бар. Тик өлкәннәргә уку авырырак бирелә, дип ассызыклый ДОСААФ Азнакай муниципаль берәмлеге Советы рәисе Гәрәй Хәмидуллин. «Инде  яшь барган саен кешенең  күрү сәләте, уйлау сәләте кими бара, без инде аларны өч ел вакыт үткәнче  карап торабыз, контрольгә алабыз» - дип уртаклашты Гәрәй Хәмидуллин.

Семинарда катнашучылар арасында районыбызның иң актив ветераннарыннан берсе Гөлнур Садыйкова да бар иде. Аның машина йөртү тәҗрибәсе 40 елга якын.  «Кагыйдәләрне бозганым юк, башкалар да тәртипле йөрсен иде» - дип теләде ул.

Бу көнне өлкәннәр өчен осталык бәйгесе дә оештырылды. Җиңүчеләрне билгеләгәннән соң, очрашу чәй табыны артында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев