Азнакайда Мостафиннар гаиләсенә автокресло бүләк иттеләр
Лимуза һәм Илнур Мостафиннар өченче сабыйларын көтәләр
Балалар иминлеге – ата-аналар, ягъни өлкәннәр кулында. Шуңа аларның иминлеген беренче көннән үк кайгырту мөһим. Бигрәк тә юлда саклык сорала. Мәгълүм булганча, Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча, 12 яшькә кадәрге балаларны җиңел машинаның – алгы утыргычында, 7 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычта йөртү аларның авырлыгына һәм буена туры килә торган махсус тотып торучы утыргычлар кулланып башкарылырга тиеш.
.jpg)
Дәүләт автоинспекциясенең район бүлекчәсе җитәкчесе Ренат Гайнетдинов һәм "Юл хәрәкәте хәвефсезлеге" учреждениесенең Азнакай районы буенча бүлек җитәкчесе Альмира Сәгъдәтуллина өченче сабыйларын алып кайтырга җыенучы Мостафиннар гаиләсенә автокресло бүләк итте.
Лимуза Мостафина – 16 нчы “Сказка” балалар бакчасы мөдире. Тормыш иптәше Илнур белән ике бала үстерәләр. Бүген Мостафиннарның шатлыклы мизгелләр көткән вакыты, тиздән аларның өченче сабыйлары дөньяга аваз салачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев