Азнакайда юлларда иминлекне тәэмин итү турында сөйләштеләр
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясенең чираттагы утырышында район юлларындагы вәзгыять төп сорауларның берсе булды.
– Соңгы елларда районыбызда гына түгел, бөтен илдә хәвефсезлек мәсьәләсе бик кискен тора, аварияләр саны да артканнан-арта. Әлеге һәлакәтләр артында күпме гаиләләрнең, райондашларыбызның язмышы ята, – ди комиссия рәисе, район башкарма комитеты рәисе Айдар Шәмсетдинов. – Безне бигрәк тә исерек килеш руль артына утыручыларның кимемәве борчый. Алар гаебе белән килеп чыккан аварияләр саны да елдан-ел арта бара.
Дәүләт автоинспекциясенең район бүлекчәсе инспекторы Бусат Джавадов белдерүенчә, агымдагы елның сигез аенда район юлларында 209 һәлакәт теркәлеп, аларда ике кеше вафат булган, 14е төрле тән җәрәхәтләре алган. Аларның алтысы – балалар.
Мәгариф учреждениеләрендә балалар травматизмын профилактикалауга юнәлдерелгән чаралар белән мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева таныштырды.
Комиссия утырышында шулай ук Азнакай автомобиль юллары идарәсе, МППБиО предприятиесе һәм “Актүбә” җәмгыятенең кышкы сезонга әзерлек мәсьәләләре тикшерелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев