Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайда юллар мәсьәләсе буенча киңәшмә узды

Көн кадагында булган мәсьәләләр буенча фикер алышу булды

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Эльвир Габдрахманов, район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура буенча урынбасары Рәмис Ханнанов, шәһәр прокуроры Рим Сөнгәтуллин, район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Ренат Гайнетдинов, Азнакай автомобиль юллары идарәсе җитәкчесе Равил Гыйнәтуллин, яшелләндерү һәм төзекләндерү предприятиесе директоры Рөстәм Дәүликамов, шәһәр башкарма комитетының шәһәр хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Фәнис Ахунҗанов юлларны карау һәм чокыр ремонтын үткәрү хакында әңгәмәләштеләр, көн кадагындагы мәсьәләләрне чишәр өчен карарлар кабул иттеләр.

- Кыш көнне юлларны чистарту, юлларга чокыр ремонтын ясау, тротуарларны карау кебек мөһим сорауларны күтәрдек. Юлларга чокыр ремонты үткәрелгәннән соң, эшнең икенче баскычына – юл сызыкларын ясауга күчеп булачак. Бүгенге көндә шәһәребездә санитар-экологик икеайлык бара, шуның буенча да фикер алыштык, пландагы эшләрне карадык, – диде Эльвир Габдрахманов.

Автомобиль юллар идарәсе алып бара торган эшчәнлек хакында Равил Гыйнәтуллин сөйләде:

- Без чокыр ремонтын инде башладык, беренче чиратта, төп юллар челтәрен тиешле дәрәҗәгә җиткерергә кирәк. Шулай ук мәктәпләр, балалар бакчалары тирәсендәге юлларны төзекләндерү әһәмияттә. Асфальтобетон катнашмасын җитештерә башладык. Битум эмульсиясен чыгарабыз, башка автомобиль юллары идарәләренә дә җибәрәбез. Без чокыр ремонтына икенче яктан якын киләбез – әгәр элек чокыр ремонтында бер сменада 15-20 тонна асфальт кулланылган булса, бүгенге көндә өч бригада 50 тонна асфальтны файдалана, бу зур күрсәткеч. Әмма без сменада кулланыла торган асфальт күләмен 60 тоннага хәтле арттырырга телибез. Без әле юллар ясау белән дә шөгыльләнәбез – быел план буенча ике миллиард сумга эшләр башкарырга тиешбез. Биш-алты ел элек безнең идарә 500 миллион сумга эшләр башкара иде, бүгенге көндә инде яңа технологияләр ярдәмендә күләме дүрт тапкырга артты. Безнең хезмәткәрләр әйбәт эшлиләр – юлларны ясый, карый беләләр. Хезмәтебез район халкын да, килгән кунакларны да сөендереп торсын өчен тырышабыз, – диде җитәкче.

Тулырак «Маяк» газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев