Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайда юл фаҗигаләре корбаннарын искә алдылар

Бөтендөнья юл һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне уңаеннан районда матәм митингы узды.

2005 нче елдан башлап, ноябрь аеның өченче якшәмбесе Бөтендөнья юл фаҗигаләрендә һәлак булганнарны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне без барыбыз да – балалар да, өлкәннәр дә –  бер бөтен булып, бер җәмгыять буларак бергә җыелабыз. Әлеге дата якынаю уңаеннан, Азнакайда йөрәкне тетрәндереп, күңелгә үтеп керә торган чара – юл һәлакәте корбаннары истәлегенә митинг узды. Әлеге акцияне районның ЮХИДИ бүлеге һәм яшьләр үзәге белгечләре оештырган. Максаты – юл һәлакәте проблемасына җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү.  

Шәһәрнең Татарстан мәйданында җыйналган азнакайлыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов сәламләп, статистик күрсәткечләрне билгеләп узды: «Кызганычка каршы, аварияләр булып тора. Агымдагы елның 10 ае эчендә 200дән артык юл һәлакәте теркәлеп, шуларның 6сында кеше гомере өзелде. Бу бик аяныч хәл».

Митингта мәктәп укучылары,  яшьләр,  сәламәтлек саклау бүлеге белгечләре, дин әһелләре дә катнашты. Алар үз чыгышларында  һәркемне юлларда сак һәм игътибарлы булырга чакырды.

Юл фаҗигаләре корбаннарын 1 минут тынлык белән искә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев