Азнакайда исерек шоферга суд карары чыгарылды
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайда исерек шоферга суд карары чыгарылды

Иресек шоферларны күпме генә “ауласалар” да һаман да эләктереп бетерә алмыйлар әле.

Пушкин урамында салмыш хәлдә тоткарланган Р.Абдуллина да төнге якта инспекторларга эләгермен дип уйлады микән? Судка чакыру алган ханым утырышта үзе катнашмый. Җәмәгать судьясы бөтен булган фактларга һәм беркетмәләргә нигезләнеп, аны РФ Администра­тив хокук бозулар турындагы кодексның 12.8 маддәсе, 1 нче өлеше буенча гаепле дип таба һәм  45 мең сум күләмендә штрафка тар­ту, ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгара.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев