Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайда «Имин көпчәк» дип исемләнгән республика бәйгесенең муниципаль этабына йомгак ясалды.

Әлеге конкурста район мәктәпләреннән барысы 13 команда составында 52 укучы катнашып, юл хәрәкәте буенча белемнәрен күрсәттеләр.

Мондый чара бөтен Россия буенча инде 43 ел уздырыла. Аның максаты: юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалау, укучылар арасында юл-транспорт травматизмын профилактикалау, юл хәрәкәтендә законнарны үтәүче катнашучыларны тәрбияләү.

Бәйгенең шарты буенча, катнашучылар апрель аенда узган этапта 4 станция аша үтеп биремнәр башкарганнар. Иң зур күрсәткечләргә ирешкән 5 команда йомгаклау этабына үткән.

Азнакай шәһәренең балалар иҗаты үзәге базасында узган чарада катнашучы ЮИДчыларны «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт учреждениесенең район бүлекчәсе җитәкчесе Альмира Сәгъдатуллина, мәгәриф идарәсе җитәкчесе урынбасары Нәфисә Шәфыйкова сәламләп, яшь юл инспекторларына һәм аларны әзерләгән педагогларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Укучылар бишенче биремне «Юл хәрәкәте иминлеге өчен бергәләп» исеме астында тәкьдим иттеләр. Иҗади чыгышларда Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилее темасы да чагылыш тапкан. Компетентлы жюри һәр чыгышка үз бәясен бирде. Бәйге нәтиҗәләре буенча муниципаль этапның җиңүчеләре билгеле булды:
1 урын Мәлбагыш авылы мәктәбе командасына бирелде;
2 урында Азнакайның 3нче урта гомуми белем бирү мәктәбе командасы;
3 урынны Сарлы авылы мәктәбе һәм шәһәрнең 1нче мәктәбе командалары бүлеште.

Җиңүче команда алга таба Түбән Кама шәһәрендә үтәчәк республика этабында районыбыз данын яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев