Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайда ике үсмер исерек килеш руль артына утырган

Район юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясенең чираттагы утырышында Азнакай юлларындагы вәзгыять төп сорауларның берсе булды.

Дәүләт автоинспекциясенең район бүлеге җитәкчесе Ренат Гайнетдинов белдерүенчә, районда ел башыннан 104 авария теркәлгән. Аларда 9 кеше тән җәрәхәтләре алган. Балигъ булмаган балалар катнашында дүрт һәлакәт теркәлгән.

«Аварияләрнең сәбәбенә килгәндә, элеккечә аларның күпчелеге руль артына эчкән килеш утыру, тизлекне арттыру, каршы як полосага чыгу, юл чатларын узу кагыйдәләрен тупас бозу нәтиҗәсендә килеп чыга», – ди Ренат Гайнетдинов.  

Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов үзенең чыгышында балаларның мотоцикл, питбайларда  “чабуына” борчылуын белдереп, аларның ата-аналарын җаваплылыкка тартырга чакырды.

«Сер түгел, аларга мондый транспорт чараларын әти-әниләре алып бирә. Республикада соңгы елда гына да квадроцикл, питбайклар катнашында ничәмә-ничә һәлакәт теркәлеп, аларда балалар вафат булды. Баласын сөендерәм дип, мондый ата-аналар аларга үлемгә китерә торган уенчык тоттыруларын аңласыннар иде», – ди Айдар Шәмсетдинов.

Ул, хокук сакчыларына мөрәҗәгать итеп, бу юнәлештә рейд чараларын арттыруны сорады.

Мондый хокук бозулар Азнакайда да очрап тора, араларында хәтта исерек килеш руль артына утырган балигъ булмаган балалар да бар.

Район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эше буенча бүлекчәсе җитәкчесе Илмир Хисаметдинов чыгышыннан күренгәнчә, бүген биредә төрле хокук бозулар өчен профилактик учетта 36 балигъ булмаган бала тора, 10 сы – таныклыгы булмый торып та транспорт чаралары белән идарә итүчеләр һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар. Шуларның икесе – транспорт чарасы белән идарә итүгә хокук юк дип тә тормаган, руль артына исерек килеш утырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев