Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайда 8 яшьлек баланы машина бәрдергән

Авария кичә Тымытык авылында була

Район Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, кичә 20.30 сәгатьтә Тымытык авылында килеп чыккан авариядә авыр тән җәрәхәтләре алган сигез яшьлек кыз бала реанимациягә җибәрелгән.

Тымытык авылының Тельман урамы буйлап хәрәкәт иткән “Нива” шоферы хәвефсез тизлекне сакламый һәм юлны аркылы чыгып барган җәяүлене бәрдерә. Сигез яшьлек кызның киемендә яктылык кайтаргыч элементлар да булмый. Һәлакәт нәтиҗәсендә авыр тән җәрәхәте алган бала Яр Чаллы шәһәре сырхауханәсенә җибәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев