Азнакай укучылары Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе музеенда булдылар
Җиңү бистәсе мәктәбе укучылары бу көннәрдә Азнакайда Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсендә урнашкан музейда кунакта булдылар.
Аларга автоинспекторлар Рәшит Шәймиев һәм Бусат Джавадов үзләренең хезмәтләре турында сөйләделәр, мәктәп балаларын тарихи экспонатлар, инспекторларның хезмәтен, ялларын чагылдырган фоторәсемнәр, ДАИ, ЮХИДИ бүлекчәсе тарихына багышланган документлар белән таныштырдылар.
«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт учреждениесенең район бүлекчәсе җитәкчесе Альмира Сәгъдәтуллина балаларны юл кагыйдәләрен катгый үтәргә, юлларда игътибарлы булырга чакырды.
См.фото ниже в галерее

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев