Азнакай районында җәяүле катнашындагы юл һәлакәте үлем белән тәмамланган
Җомга көнне июль Рус Акташы – Азнакай автомобиль юлында юл-транспорт һәлакәте теркәлде.
Җомга көнне июль Рус Акташы – Азнакай автомобиль юлында юл-транспорт һәлакәте теркәлде.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, 1968 елгы шофер "Фиат" автомобиле белән юлның яктыртылмаган өлешеннән барганда, шул ук юнәлештә хәрәкәт иткән җәяүлене бәрдергән. Җәяүленең киемендә яктылык кайтаручы элементлар булмаган.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җәяүле ашыгыч медицина ярдәме килгәнче үк вакыйга урынында һәлак булган.
Әлеге юл һәлакәтенең барлык шартлары ачыклана.
Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра. Караңгы чорда җәүялеләргә яктылык кайтаргыч элементлар тагып йөрергә киңәш ителә. Юлларда сак һәм игътибарлы булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев