Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакай юл-патруль экипажы республикада иң яхшы булып танылды!

Эш нәтиҗәләренә карап, республикада иң яхшы юл-патруль хезмәте экипажын билгеләү һәм бүләкләү күркәм традициягә әверелде.

– Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлегенең эшчәнлеге квартал саен республика күләмендә югары дәрәҗәдә бәяләнә, бүлек алдынгыларның берсе булып санала. Зур һөнәри осталык күрсәткән полиция лейтенантлары Рәшит Шәймиев һәм Бусат Джавадов экипажы моны раслады да,  – дип сөйләде ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсенең ветераннар советы вәкиле, ТР буенча Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет учреждениесенең баш белгече Дмитрий Кухаркин.

Агымдагы елның икенче кварталы йомгаклары буенча республиканың «Иң яхшы ДПС экипажы» итеп Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе экипажы билгеләнде. Экипаж составында – полиция лейтенантлары Рәшит Шәймиев һәм Бусат Джавадов. Аларны Дмитрий Кухаркин акчалата сертификат һәм символик вымпел белән бүләкләде.

– Хезмәттәшем Бусат Джавадов белән инде өч еллап бергә эшлибез. Хезмәт вакытында бер-беребез өчен терәк булабыз, ярдәмләшәбез. Ел саен Татарстанның иң яхшы юл-патруль хезмәте экипажы билгеләнә һәм без беренче тапкыр шушы исемгә лаек булдык. Бу – эшебезне югары бәяләү, – дип сөйләде ДПС инспекторы, полиция лейтенанты Рәшит Шәймиев.

– Рәшит Шәймиев белән икебез дә вазифабызны лаеклы итеп башкарганда һәрвакыт Россия законнарына таянып эшлибез, бу – иң мөһиме. Асылда без исерек килеш транспорт йөртүче затларны ачыклыйбыз, юл хәрәкәтен тәртипкә салабыз, гражданнарның юл хәрәкәте кагыйдәләрен саклавын тикшерәбез. Теләге булганнарны Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлегенә эшкә чакырабыз. Барлык уңай эш шартлары тудырылган, ташламалардан файдалану, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтында бушлай югары белем алу мөмкинлекләре бар, лаеклы хезмәт хакы даими түләнелеп бара, – диде ИАЗ инспекторы, полиция лейтенанты Бусат Джавадов.

Тулырак “Маяк” газетасыннан укырсыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев