Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайда коточкыч авариядә ике кеше һәлак булган

Авария Әлмәт – Азнакай юлында теркәлгән

Бу көннәрдә һава торышы көйсез “кияү” кебек. Күз ачкысыз бураннар берничә көн буена туктап та тормады.

Юллардагы вәзгыять тә бик киеренке булды. Ел башы район юлларында да зур һәлакәт белән башланды. Беренчел мәгълүматлар буенча, кичә Әлмәттән Азнакайга таба хәрәкәт иткән “Лада” машинасы “уйнаклап” китә дә, каршы якка барган “Киа” машинасына килеп бәрелә.

Юл-транспорт һәлакәтендә “Лада”ның 1997 елгы пассажиры ашыгыч медицина ярдәме килгәнче урында ук җан бирә. Төрле җәрәхәтләр алган шофер һәм икенче пассажир медицина учреждениесенә озатыла, әмма 68 яшьлек ир-ат шофер ашыгыч ярдәм машинасында һәлак була.

Юл битарафлыкны гафу итми. Автомобиль белән идарә иткәндә сак булырга, бөтен кагыйдәләрне төгәл үтәргә, тизлекне арттырмаска, тиешсез урында узарга чыкмаса кирәк. Бигрәк тә кышкы юлда игътибарлы булсак иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев