Район газетасына алты айга язылучылар арасында призлар уйнату редакциябездә матур традициягә әверелде.
Укучыларыбызны сөендергән әлеге акция быел да дәвам итә. Бүләк отучылар арасында чираттагы бәхетле укучыбыз да билгеле булды.
Бу юлы уңыш 5 нче «Солнышко» балалар бакчасы методисты Илүзә Сәлаховага елмайды. Ул приз уйнатуда чәйнек отты.
Мәгариф тармагында эшләүче бер генә кеше дә матбугатсыз тора алмыйдыр ул. Газета-журналларга иң беренчеләрдән булып язылып куябыз. Коллективыбыз да бердәм, язылмый калган кеше юк. Үзебезнең балалар бакчасы тормышына кагылышлы язмалар да басылып килгәч, тагын да күңелле,
– ди Илүзә Сәлахова.
Ә бүләкләр уйнату дәвам итә! "Маяк"ка язылыгыз, район яңалыкларыннан хәбәрдар булыгыз һәм үз бәхетегезне сынап карагыз!
Реклама 16 +
Нет комментариев