Азнакай көрәшчеләре Актаныш келәмендә сынатмады
СПОРТ

Азнакай көрәшчеләре Актаныш келәмендә сынатмады

Азнакайның «Юбилейный» һәм «Лидер» спорт мәктәпләре көрәшчеләре Актанышта узган милли көрәш турнирында уңышлы чыгыш ясады.

Яшь спортчылар исәбендә — бер алтын, өч көмеш һәм биш бронза медаль!

Милли көрәш буенча спорт остасы Илфат Әнвәров истәлегенә багышланган турнирда төрле район-шәһәрләрдән 156 көрәшче катнашты.

Азнакайлылар арасында Сәид Габделхаков иң югары нәтиҗәгә иреште. Ул 65 килограммга кадәрге авырлыкта беренче урынны алды.

Көмеш медальләрне Назим Сафин (28 кг), Илдан Хәбипов (60 кг) һәм Әмирхан Сәгытдинов (70 кг) яулады.

Бронза призерлар: Эмиль Хафизов (28 кг); Кәрим Галиев (36 кг); Нариман Кадыйров (45 кг); Рифат Миңнегалиев (50 кг); Айдар Әхмәдиев (65 кг).

Самир Сабиров исә җиңүгә омтылышы һәм ихтыяр көче өчен махсус грамота һәм медаль белән бүләкләнде.

Спортчыларның тренерлары — Рөстәм Заһидуллин, Айрат Миңнегалиев, Гөлүс Борханов һәм Илфак Закиров.

Азнакай көрәшчеләрен һәм остазларын матур нәтиҗәләре белән котлыйбыз! Яңа җиңүләр насыйп булсын!


Нет комментариев