Сөендек авылында яшәүче Рәбига Хәлим кызы Шәйхетдинова үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Тыл һәм хезмәт ветеранын олуг юбилее белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм барлык азнакайлылар исеменнән район башлыгы Айдар Шәмсетдинов котлады. Кунаклар арасында авылдашлары, якыннары да бар иде.
Сезнең буын – авырлыкларга бирешмәгән, районыбыз иминлеге өчен көн-төн армый-талмый көч куйган буын. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт! Алга таба да бәрәкәттә, якыннарыгызның кадер-хөрмәтен тоеп яшәргә язсын,
– дип котлады район башлыгы Айдар Шәмсетдинов.
Рәбига апа – Сарлы авылы кызы. Күпбалалы гаиләдә үскән Рәбигагә җиденче сыйныфтан соң укуын дәвам итү насыйп булмый, тракторчы курсларын тәмамлаган яшүсмер колхозда эшли башлый.
Ферма эшенә караганда тракторым күңелемә якын булды. Кайчак әле дә бүгенге тракторлар белән идарә итә алыр идем микән дип кызыксынып куям,
– ди ул елларны сагынып искә алган юбиляр.
1953 елда чая кыз Сөендек авылына килен булып төшә. Нурулла Габдулла улы белән алар дүрт бала үстерәләр.
Бүген Рәбига апа — ун оныкның яраткан әбисе, сигез оныкчыкның кадерле дәү әбисе.
Хәзерге вакытта йөзьяшәр райондашыбыз кызы Вәсилә гаиләсендә яши, үз аякларында йөри, көндәлек яңалыкларны карап, ил-көндәге вакыйгалар белән танышып бара.
Бер көнне дә телевизордан яңалыкларны калдырганы юк. Һәр көнне карап, безне дә таныштырып тора. Бөтенесен танып, аңлап карый. Саннарга да хәтере бик яхшы,
– ди кызы Вәсилә апа.
Рәбига апа үзен котларга килгән кунакларны ихлас рәхмәт сүзләре белән каршы алып, һәркайсына изге теләкләрен җиткереп, ил-көннәргә тынычлык, гаиләләргә иминлек, барысына да бәрәкәт теләп озатып калды.
Наил Рәхимов фотолары
Нет комментариев