Азнакай районында махсус хәрби операция ветераннарын социаль адаптацияләү мәсьәләләре буенча комиссиясенең күчмә утырышы булып узды
Комиссия әгъзалары Әгер һәм Карамалы авылларында булдылар. Чарада район җитәкчелеге, авыл башлыклары, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе, медицина учреждениеләре вәкилләре катнашты.
Ветераннар белән очрашу барышында махсус хәрби операциядә катнашучыларны тормышка кайтару, аларны эш белән тәэмин итү, медицина-социаль реабилитацияләү һәм психологик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре тикшерелде. Комиссия әгъзалары ветераннарны борчыган сорауларны тыңлап, танышып, һәрбер конкрет очрак буенча кирәкле ярдәм чараларын билгеләде.
Район башлыгы Айдар Шәмсетдинов билгеләп үткәнчә, ветераннарга ярдәм күрсәтү — аларның тормышын җайга салу, хезмәткә урнашуына һәм социаль гарантияләрдән файдалануына булышу — мөһим бурычларыбызның берсе һәм без аны тормышка ашырырга тиешбез.
Нет комментариев