Азнакай халкын кисәтәләр: мичне артык кыздырмагыз
Янгын куркынычсызлыгы

Азнакай халкын кисәтәләр: мичне артык кыздырмагыз

Бер ялгышлык та янгынга китерергә мөмкин

Салкыннар башлану белән йортларда һәм дачаларда мичләр кабат төп җылылык чыганакларының берсенә әйләнә. Әмма мичне чамадан тыш озак һәм көчле ягу, ягъни артык кыздыру, янгынга китерергә мөмкин. Шуңа күрә мичтән файдаланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү аеруча мөһим.

Мичкә озак вакыт якканда, кирпеч өслегендә ярыклар барлыкка килергә мөмкин. Морҗаның артык кызуы да зур куркыныч тудыра. Очкын һәм ялкын нәтиҗәсендә агач конструкцияләргә, җиһазлар һәм башка тиз янып китүчән әйберләргә ут кабуы ихтимал.

Фаҗигагә юл куймас өчен нишләргә? Әлеге сорауга Азнакай районы буенча янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән дознавателе Айнур Зарипов җавап бирә.

Фаҗигагә юл куймас өчен түбәндәге кагыйдәләрне истә тотыгыз:

  • мичне артык озак якмагыз, аны караусыз калдырмагыз;
  • бары тик мич өчен яраклы ягулык кына кулланыгыз, чүп-чар, пластик һәм тиз кабынып китүчән сыеклыклар яндырмагыз;
  • мич янында утын, кием-салым, җиһаз һәм башка янып китүчән әйберләр сакламагыз;
  • киемнәрне мич өстенә элеп киптермәгез, янып торган мичкә күз-колак булуны балаларга йөкләмәгез;
  •  мичнең һәм морҗаның төзеклеген даими тикшерегез, морҗаны корымнан вакытында чистартыгыз;
  • мич авызы алдына металл табак беркетегез;
  • көлне ул тулысынча суынгач кына алыгыз һәм аны янмый торган савытта саклагыз.

Мичне дөрес һәм саклык белән куллану – кышкы чорда янгыннарны булдырмауның мөһим шарты.  Мич өслегендә ярыклар барлыкка килсә, бүлмәгә төтен керсә яки янган ис сизсәгез, мичне ягуны туктатыгыз һәм белгечкә мөрәҗәгать итегез. 

Янгын чыккан очракта кичекмәстән 101 яки 112 номерына шалтыратыгыз. Көчле янгынны үз көчегез белән сүндерергә тырышып, үз гомерегезне куркыныч астына куймагыз.


Нет комментариев