Азнакай боксчылары Түбән Камадан медальләр белән кайтты
СПОРТ

Азнакай боксчылары Түбән Камадан медальләр белән кайтты

Түбән Камада шәһәр тренерлары истәлегенә багышланган XXV төбәкара бокс турниры узды.

Әлеге ярышта Татарстанның төрле шәһәрләреннән 170 спортчы катнашты. Азнакайның «Юбилейный» спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре дә уңышлы чыгыш ясап, биш медаль яулады.

Рингка чыккан яшь боксчылар арасында иң яхшы нәтиҗәне Равил Фәхретдинов күрсәтте. Ул 67 килограммга кадәрге авырлык категориясендә барлык көндәшләрен җиңеп, алтын медальгә лаек булды.

Азнакай командасы тагын дүрт бронза медаль белән тулыланды. 50 килограммга кадәрге авырлыкта Риназ Газизов, 63 килограммда Риналь Гордеев һәм Минтимер Миргалимов, 63,5 килограммда Марсель Мәрдиев өченче урынны яуладылар.

Спортчыларның тренеры –  Равил Йосыпов.


Нет комментариев