Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЯЗЫЛУ

8 июльдә чыккан «Маяк» газетасының яңа санына видеокүзәтү

Азнакай җирендә киң колачлы бәйрәм – район ветераннар советының ярты гасырлык юбилей тантанасы узды.

Әлеге күңелле вакыйга турында Лиза Нурлыева репортажында.

Мөселман дөньясы изге бәйрәм - Корбан гаетен бәйрәм итәргә әзерләнә. Шул уңайдан газетабызның яңа чыгарылышында дин кардәшләрен һәм азнакайлыларны бу бәйрәм белән котлыйбыз һәм 9 июльдә районыбыз мәчетләрендә үткәреләчәк чаралар белән дә таныштырабыз.

Атна вакыйгаларының төп темасы- печән өсте! “Терлекләргә сыйфатлы азык әзерләү” мәсьәләсе хакында Энҗе Габдуллина хәбәр итә.

Көн үзәгендә- Екатеринбургта үткән «Иннопром-2022» халыкара сәнәгать күргәзмәсе турында сүз бара. Әлеге күргәзмә Татарстанлыларга нинди мөмкинлекләргә юл ача?Бу сорауга җавапны “Маяк” битләреннән укып белә аласыз.

Нинди арпа сорты әйбәтрәк? Авылларда нинди дәүләт федераль программалары дөньяга ашырыла? Фермер гаиләләренең эш тәҗрибәләре турында Туган җир рубрикасыннан укый аласыз.

Татшуган авылының бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветеранына– 98 яшь. Бүгенге көндә дә оптимистик рух белән, илләребез тыныч, күгебез аяз, балаларыбыз исән-сау булсыннар, – дигән теләктә яши Габдулла абый Шәйхрамов.

1 июльдә “Маяк” газетасы коллективы 2022 елның икенче яртыеллыгына язылучылар арасында кыйммәтле бүләкләр уйнатты. Санаторийга юллама дисеңме, бассейн яки “Парус” базасыннан лазертаг уенына ике кешелек сертификат дисеңме – барлык бүләкләр үз җиңүчеләрен тапты.Әлеге матур чара хакында Таңсылу Саниева язмасында.

“Мин тумышым белән авылдан, шуңа күрә хәзерге заман авылының мәшәкатьләре һәм проблемалары миңа бигрәк тә якын,” - дип яза Халидә Галимова һәм Чалпы авылындагы тернәкләндерү бүлегендә ял иткән тәэсирләре белән уртаклаша.

Шулай ук, композитор, автор-башкаручы Рәсим Фасыйхов бүгенгесеннән канәгатьме? Уникенче Бөтенроссия авыл Сабан туе ничек үткән? Һәрбер кеше, вә һәрбер кавем, вә милләтнең бәхетле булуының баш сәбәбе нидә? Хаҗгабулучылар турында мәгълүмать, аш-су рубрикасында «Сарымсаклы тәмләткеч»  рецепты, телепрограмма,сканворд, котлаулар - болар барсы да “Маяк”ның яңа гына чыккан  саныннан укып белә аласыз.

Искәртеп китәбез,газетага теләгән айдан язылу мөмкинлеге дә бар, язылмаган булсагыз, рәхим итеп язылыгыз! Шулай ук газетабызны редакциядән һәм сату нокталарыннан сатып та ала аласыз.

Альтернатив пунктлар
"МАЯК" газетасы редакциясе
Күпләп сату базасында “Хәят” кибете
Актүбә бистәсе китапханәсе
"У Эльмиры" сәүдә үзәгендә "Кукмара киемнәре" бүлеге
Үзәк китапханәсе
Балалар китапханәсе
РАЙПО кибетләре

Сату пунктлары
Маяк” газетасы редакциянең рекламалар бүлегендә
Кече базарда Л.Галләмова киоскында
РАЙПО кибетләрендә
Шәһәрдә почта бүлекләрендә
“Чтиво” киоскында
Мәнәвездә “Айзилә” кибетендә
Сөембикә ур., "АВОКАДО" кибетендә урнашкан.
Газета бәясе: җомга саны - 25 сум, чәршәмбе саны - 10 сум. "Маяк"ны редакция бинасында сатып алырга була.
Эш сәгатьләрендә 8:00 дән 17:00 гә кадәр Хәсәнов ур., 12 адресы буенча килегез.

Реклама

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев