Ветераннар – шәһәребез чисталыгы сагында
Азнакай ветераннары да санитар-экологик икеайлыкта актив катнашалар. Бу турыда безгә район-шәһәр ветераннар советы җитәкчесе Миләүшә Рәшитова язып җибәрде:
«Район-шәһәр ветераннар советы активистлары (пенсионерлар) тирә-як территорияне, шәһәр урамнарын чистартуда актив катнаштылар. Өлкән буын вәкилләре бик тырышып эшләделәр: кемдер тырмалый, кемдер себерә, кемдер чәчәк үсентеләре үстерә. Бергә-бергә эшләве дә күңелле. Шәһәребезнең чиста, матур булганын һәркем ярата. Чисталык бит ул һәркемнең үзеннән тора. Еш кына безнең район-шәһәр ветераннар советы территориясенә койма өстеннән целлофан пакетлар, конфет кәгазьләре ташлап китү очраклары күзәтелә. Бер дә матур күренеш түгел инде бу. Шәһәребезнең чисталыгын саклау өчен һәркем үз өлешен кертсен иде. Без – ветераннар, район күләмендә оештырылган өмәдә дә актив катнаштык. Афәрин, ветераннарыбыз!»
.jpg)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев