Сәламәтлек һәм актив озын гомерлелек
Актүбәдә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты мәйданында Сабан туе шаулады
Актүбә бистәсенең өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар интернат-йортында милли бәйрәм – Сабантуй узды. Бәйрәмгә Баулы шәһәреннән һәм Җәлил бистәсеннән картлар йортында тәрбияләнүчеләр дә чакырылган иде.
Бәйрәм кунакларын Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, Актүбә бистәсе башлыгы Александр Севостьянов, Азнакай халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Элиза Мәрданшина сәламләделәр.

«Безнең төп бурычыбыз кешеләрнең тормышын саклау. Аның өчен хәрәкәтләнергә, үзеңнең мөмкинлегеңнән чыгып спорт чараларында катнашырга кирәк. Бүгенге Сабан туе нәкъ менә бернәрсәгә дә карамыйча яшәргә, тормышка шатланырга мөмкин икәнлеген күрсәтә, диде Юлия Ивановна».
Бәйрәмне оештыруда «СМОГУкары» иҗтимагый оешмасы вәкиле Марат Ильясовның грант акчасы да ярдәм иткән. Үзе дә авыр авариягә юлыккан, әмма югалып калмаган Марат Ильясов физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен иахсус тренажерлар ясау методикасын эшли. Аның проекты лаеклы яклау тапкан. Үзебезнең районнан физик мөмкинлеге чикле волонтер Илдус Кашапов бәйрәм пылавы пешерү өчен корбан чалган. Өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар интернат-йорты җитәкчеләре шулай ук һәрдаим ярдәм кулы сузучы район, бистә җитәкчелеге, нефтьчеләребез, депутатларга һәм башка оештыручыларга олы рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Кунаклар өчен милли уеннар, көрәш, кызыклы бәйгеләр оештырылды. Җирле һәм килгән артистларыбыз бәйрәмне бию-җырлар, шаян такмаклар белән дә бизәделәр. Уеннар бер-берсен алыштырды, катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бу көн халыкны социаль яклау хезмәткәрләре көне белән тәңгәл килде. Иң актив социаль хезмәткәрләр, волонтерлар, гомумән актив гражданнарыбызны бүләкләү – бәйрәмнең иң тантаналы минутлары булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев