Олыларның гомер даны – яшь йөрәкләр моңы
Әгерҗе авылында өлкәннәр хөрмәтенә узган кичә турында Гөлгенә Ибраһимова хәбәр итә.
Бүген авылыбыз мәдәният йортында Олылар көненә багышланган бик матур кичә оештырылды.
Зал көзге табигатьне чагылдырып, бик зәвык белән бизәлеп, талгын көй агышына авылдашларны каршы алды. Сәхнәбезнең түрен 15 еллык юбилеен билгеләп үтүче "Яшь йөрәкләр" төркеме балкытты. Алар үзләренең йөрәк түреннән чыккан моң-җырларын суздылар, җитезлекләрен исбатладылар, ерак тарихларга алып кайттылар.
Чараны Әгерҗе авылы башлыгы Әдилә Габделхай кызы ачып җибәрде. Ул әлеге вазыйфага яңа аяк баскан, яңа алынган җитәкчебез. Без аңа әлеге эшендә зур уңышлар телибез. Ветераннар советы рәисе Альбина апабыз Өлкәннәр көне уңаеннан изге теләкләрен юлласа, Марсель агабыз теләкләрен шигъри тәлгәшләргә салды.
Ямь өстенә ямь өстәп, залга безнең авылыбызның йөзек кашлары булган баянчы-тальянчыларыбыз күтәрелде. Мөнир, Рафаэль, Рәфәт, Фирдәвес абыйлар уйнаганда күңелнең әллә кайсы кыллары тибрәнеп, күзләр дымланды....
Чубар Абдул авылыннан килгән "Аяз" төркеме чыгышын зал алкышларга күмде.
Бәйрәмнән кайтырга беркем ашыкмады, бер очрашу үзе бер гомер диләр бит...
Бәйрәм мул табын артында дәвам итте. Әлеге табынны әзерләүдә зур ярдәм күрсәткән хөрмәтле Назыйф Нил улына, Әдилә Габделхай кызына, мәдәният йорты, авыл җирлеге кызларына, авылдашларга, төркем кызларына зур рәхмәт!
Әлеге очрашулар дәвамлы булса иде, ил-көннәребез тыныч, күкләребез аяз, үзебез сәламәт булып, бер-беребезне сөендереп яшәргә язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев