Өлкәннәр мәктәптә диктант язганнар
ВЕТЕРАННАР ТОРМЫШЫ

Өлкәннәр мәктәптә диктант язганнар

Бу турыда безгә район ветераннар советы рәисе Миләүшә Рәшитова язып җибәрде.

Без – бер төркем ветераннар, Азнакайдагы 7 нче мәктәпкә “Туган тел” диктанты язарга бардык. Күңелләрдә балачак еллары яктысы балкыды, ә кулларга каләм алгач, иң матур сүзләр ак кәгазь битенә тамды. Без үзебезнең грамоталы булуыбызны, туган телебезнең нечкәлекләрен әле дә яхшы белүебезне янә бер кат расладык. Мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗевага, кунакчыл 7 нче мәктәп коллективына, укытучыларга шундый күркәм чара оештырганнары, ветераннарга булган игътибарлары өчен зур рәхмәт. Мондый бәйләнеш буыннар арасында җепне ныгыта,

– дип яза ул. 

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев