Өлкәннәр айлыгы уңаеннан ветераннарны хөрмәтләделәр
“Бер күрешү – бер гомер”, – диләр. Ветераннарыбыз “Ак чишмә” кафесында бер-берсен кочаклап исәнләштеләр, хәл-әхвәл белештеләр.
Ветераннарыбызны район башлыгы Марсель Шәйдуллин, район-шәһәр ветераннар советы җитәкчесе Миләүшә Рәшитова сәламләде.
Алар авыр елларда фидакарь хезмәт куйган, районыбыз үсешенә зур өлеш керткән ветераннарыбызга олы рәхмәтләрен белдерделәр.
Ветераннарның бәйрәмен районыбызның үзешчән сәнгать осталары күңел түреннән чыккан җылы сүзләр, концерт номерлары белән бизәделәр. Өлкәннәребез үзләре дә җыр-моңга кесәгә керә торганнардан түгел. Җырладылар да, рәхәтләнеп биеделәр дә. Чәй өстәле артында хатирәләрен уртаклашып, гәпләшеп утырдылар.
«Ветераннарыбыз бәйрәмнән бик канәгать калдылар, оештыручыларның һәммәсенә рәхмәтләрен белдерделәр», – ди Миләүшә Миргазияновна.
Өлкәннәр айлыгы әле дәвам итә. Ветераннарыгызны хөрмәтләргә, кадер-хөрмәт күрсәтергә онытмагыз! Алар моңа лаек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев