Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ВЕТЕРАННАР ТОРМЫШЫ

Матбугат ветераны коллегаларыннан котлаулар кабул итте

Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан хезмәт коллективларында сугыш чоры авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәргән өлкән буын вәкилләрен тәбриклиләр

Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан хезмәт коллективларында сугыш чоры авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәргән өлкән буын вәкилләрен тәбриклиләр. 

Шушы көннәрдә Азнакай район «Маяк» газетасы баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов һәм ветераннар советы рәисе Нәсимә Камалиева хөрмәтле тыл ветераны Энҗе Вәлиеваны район җитәкчелеге һәм шәхсән үзләре, коллектив исеменнән котлап кайттылар.

Энҗе Вәлиева «Маяк» газетасы редакциясенә япь - яшь көенә килә һәм лаеклы ялга чыкканчыга кадәр тәрҗемәче булып хезмәт куя, җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Авыр сугыш елларында тылда фидакарь хезмәт куя. Матбугат ветераны бүгенге көндә дә һәр яңа туган көнгә сөенеп, оптимизм белән яши, яраткан газетасын игътибар белән укып бара. Энҗе Әхмәт кызы әле шигырьләр дә ятлаган. Аларны бик матур итеп сөйләп тә күрсәтте.

Сау-сәләмәт бул, Энҗе апа! Алдагы Җиңү язларын да сөенеп каршыларга язсын әле!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев