Юбиляр котлаулар кабул итте
Якупова Мәгъфүрә Әшрәфетдин кызы үзенең 95 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.
Юбилярны тәбрикләргә Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин килде. Ул Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырды, шәхсән үзе исеменнән дә фидакарь хезмәте өчен олы рәхмәтләрен белдереп, иңнәренә шәл япты. Аның теләкләренә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева, Азнакайдагы 4 нче лицейдан хезмәттәшләре, җитәкчеләр дә кушылдылар.
Мәгъфүрә Якупова Актаныш районы Пучы авылында, алтынчы бала булып туа. Аның тормыш юлы бик авыр була. Мәгъфүрә апага барлык сугыш чоры балалары кичергән авырлыкларны татырга туры килә.
Хезмәт юлын үзенең туган ягында башлап җибәрә. Аңа Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевны да укытырга туры килә. Укытучы үзенең укучысы өчен зур горурлык хисләре кичерә һәм аны бары тик уңай яктан гына, мактап искә ала. Азнакай районының данлыклы, танылган мәгариф хезмәткәре Мәсгут Ягудаевичка кияүгә чыгып, алар өч бала тәрбияләп үстерәләр. Мәгъфүрә Әшрәфетдиновна Азнакай районы Тымытык, Балтач авылларында лаеклы ялга чыкканчыга кадәр математика укытучысы булып эшли. Бүгенге көндә Мәгъфүрә Якупова кызы Илсөяр тәрбиясендә яши. Әбинең өч оныгы, дүрт оныкчыгы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев