Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ВЕТЕРАННАР ТОРМЫШЫ

Азнакайда яшәүче Нурлыҗинан Әхмәтшинаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Азнакай шәһәрендә гомер итүче Әхмәтшина Нурлыҗинан Габдрахман кызы үзенең 90 яшен билгеләп үтте.

Аны матур юбилее белән котларга район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов та килделәр.

Ул чор балаларының күбесенеке кебек, Нурлыҗинан апаның да балачагы сугыш вакытына туры килә. Чалпы авылында туып-үскән яшүсмер ул чорның бар михнәтен татып, иртәли тормыш арбасына җигелеп үсә. Ул чорда колхозда иң авыр хезмәттә эшләп, урман әзерләүдә катнашса да, Нурлыҗинан Әхмәтшина күңел көрлеген җуймый. Сугыштан соңгы елларда хат ташучы, аннан лаеклы ялга чыкканчы ОРС системасында эшли ул.

Тормышка чыгып, Касыйм ага белән алар дүрт кыз тәрбияләп үстерәләр. Бүген инде тугыз онык, 13 оныкчыкның яраткан, сөекле әбисе Нурлыҗинан Әхмәтшина.

Авыр заманнарны кичергән, “ыһ” та итми баш басып җигелеп эшләгән ветеранның бүгенгесе бик тә бәхетле. Ил-көннәргә догада булып, балалар, онык-оныкчыклар бәхетенә сөенеп яшәгән юбиляр бүген кызы Нурия Хаҗипова белән гомер кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев