Азнакай ветераннары җирле оешмасы конференциясе узды
Иҗтимагый оешма 17 меңнән артык пенсионерны берләштерә.
Конференция “Тау” яшьләр үзәгендә узды. Анда хакимият башлыгы Марсель Шәйдуллин, район-шәһәр ветераннар Советы рәисе Миләүшә Рәшитова, Азнакай районының Мактаулы гражданины Миргасим Кәримов, башлангыч оешмалары рәисләре, өлкән яшьтәгеләр белән тыгыз элемтәдә эшләүче бүлекләрнең, тармакларның җаваплы хезмәткәрләре, башка төбәкләрдән кунаклар катнашты.
Азнакай районы ветераннар советы эшчәнлеге турында хисапны районның ветераннар советы рәисе Миләүшә Рәшитова ясады. Башлангыч оешма рәисләре дә үз тәҗрибәләрен уртаклаштылар. Марсель Шәйдуллин җәмәгать эшләрендә һәм волонтерлык хәрәкәтендә актив катнашулары өчен ветераннарга олы рәхмәтен белдерде, аеруча активларга хакимиятнең Рәхмәт хатларын тапшырды. Ветераннар үзләренең сорауларын, гозерләрен дә җиткерделәр.
Фото Миляуши Тимбаковой
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев