Әсәйдә Мөхәссәнә Рахманованың 100 яшьлек юбилеен авыл белән бәйрәм иттеләр
Тыл ветераны Мөхәссәнә Рахманова бүген дә күпләрне көнләштерерлек итеп яши
Моңа кадәр туган көнен бөтен туган-тумача белән билгеләп үткән кичәләрдә күп катнашырга туры килсә дә, юбилеен бөтен авыл белән бәйрәм иткән кешене күргән юк иде әле. Әйе, дөрес укыдыгыз, авыл белән! Әсәй авылында гомер итүче Мөхәссәнә апаның 100 яшенә балалары, онык-оныкчыклары гына түгел, бөтен күрше-тирә, авыл халкы җыелган иде. Бер гасырлык юбилейны Әрәмә тау астын урамында әнә шулай зурлап уздырдылар. Кичкә кадәр дәвам бәйрәм котлаулар, җыр-биюләр белән үрелеп барды.
100 яшь дип тормый, Мөхәссәнә апа әле дә себерке белән чабынып мунча керә, һәр көнне гимнастика ясый, җаны-тәне белән "Ак Барс" өчен җан ата! Озын гомернең сере нидә? Шушы яшьтә дә ничек итеп күтәренке кәефле, җор телле булып калырга? Әлеге сорауларга җавапны “Маяк” газетасында чыгачак язмада таба аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев