Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ВЕТЕРАННАР ТОРМЫШЫ

95 яшьлек Мөнирә Хәкимова: “Чабаталы яшьлек төшләргә керә”

Азнакайда гомер итүче тыл һәм хезмәт ветераны Мөнирә Хәкимова үзенең 95 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте.

Балачак, яшьлек еллары авыр сугыш һәм аннан соңгы елларга туры килсә дә, сынмаган, сыгылмаган ул. Әтиләреннән алты бала торып кала алар, Шакир абыйга янә Азнакайга әйләнеп кайту насыйп булмый.

«Әни бик тырыш булды, безне дә кечкенәдән хезмәт белән тәрбияләде. Ачлыгын да, ялангачлыгын да күрдек, әмма үзебезнең тырышлык белән исән калдык. Чабаталы яшьлек еллары әле дә төшләргә кереп йөдәтә», – ди ул.

Мәктәптән соң ул орлык лабораториясендә эшли, аннан лаеклы ялга чыкканчы, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү үзәгендә ательеда кассир булып эшли.

Бүгенге көндә ул кызы Рәйсә тәрбиясендә гомер итә. 95 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Мөнирә апаны котларга шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лилия Миндубаева, «Азнакай киемнәре» җәмгыяте баш инженеры Ләйсән Хәбибуллина, кадрлар буенча әйдәр инженер Ләйлә Сабитова, район ветераннар советы рәисе Миләүшә Рәшитова, ТОС рәисе Гөлфия Абдуллина да килгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев