“Нәтиҗә өчен эшлибез”: Азнакай биш еллык үсеш юлын барлады
“Нәтиҗә өчен эшлибез!” форумында район үсеше турында сөйләштеләр.
Азнакайда узган “Бердәм Россия” партиясенең хисап-программа форумында соңгы биш елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды, киләчәккә өстенлекле бурычлар билгеләнде.
Чарада район активы, депутатлар, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, социаль өлкә вәкилләре, волонтерлар, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары катнашты.
Районның үсеш нәтиҗәләре турында «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин чыгыш ясады.
Ул үзенең чыгышында махсус хәрби операциядә катнашучы якташларга ярдәм итүнең мөһимлеген билгеләп үтте.
Егетләребез Ватанны саклый. Без аларга ярдәм итүне дәвам итәчәкбез. Бу – безнең уртак бурычыбыз,
– диде Марсель Шәйдуллин.
Соңгы биш елда Азнакайдан махсус хәрби операция зонасына 104 гуманитар конвой озатылган. Ярдәм күләме 1000 тоннадан арткан, аның бәясе 324 миллион сумнан күбрәк тәшкил иткән.
Икътисад һәм авыл хуҗалыгы
Район икътисады тотрыклы үсеш күрсәтә. Биш ел нәтиҗәләре буенча тулаем территориаль продукт 94 миллиард сумнан арткан.
Азнакай икътисадының төп терәге булып нефть тармагы кала. «Татнефть» белән берлектә гамәлгә ашырылган проектлар яңа мөмкинлекләр ачкан. Актүбәдә заманча технологияләр үстерелә, Мәлбагыш авылындагы «Мәллә» үзәге инновацион проектларның берсе булып тора.
Авыл хуҗалыгы да район икътисадының мөһим юнәлеше булып кала. Соңгы биш елда хуҗалыкларда 25 миллиард 709 миллион сумлык продукция җитештерелгән. Бүген көненә 200 тоннага кадәр сөт җитештерелә.
Үзгәрешләр – күз алдында
Соңгы биш елда район үсешенә якынча 40 миллиард сум инвестиция юнәлдерелгән.
Бу чорда 70 километрдан артык юл ремонтланган, 139 ишегалды төзекләндерелгән, 77 мең квадрат метр торак төзелгән, 115 күпфатирлы йорт капиталь ремонтланган.
Форумда РФ Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиев һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин да чыгыш ясады.
Алар район үсешенең нигезе кешеләрнең хезмәте һәм бердәмлеге булуын билгеләп үтте.
Алдагы елларда төп бурычлар – икътисадны ныгыту, инвестицияләр җәлеп итү, яңа җитештерүләр булдыру һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү.
Безнең мөмкинлекләр зур. Төп максатыбыз – һәр гаилә өчен уңайлы һәм имин шартлар булдыру. Моның өчен бездә көчле команда һәм хезмәт сөючән халкыбыз бар,
– диде Марсель Шәйдуллин.
Форумда хезмәт кешесенең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән Татарстан Республикасының Электрон Мактау тактасы проекты турында да сөйләштеләр.
Бүгенге көндә Азнакай районыннан әлеге проектка 106 оешма һәм предприятие тәкъдим иткән 193 хезмәткәр кертелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев