Азнакай диңгезчеләре Хәрби-диңгез флоты көнен бәйрәм итте
Россия Хәрби-диңгез флоты көне Азнакайда күркәм традиция буенча быел да зурлап билгеләп үтелде.
Диңгезчеләр башта иң өлкән хезмәттәшләре - 90 яшьлек Әсгать абый Каһировның йорт алдына җыелып, әләм күтәрделәр.
Аннары бәйрәмдә катнашучылар шәһәр паркындагы Хәрби-диңгез флотында хезмәт иткән якташларыбыз хөрмәтенә куелган стела янына җыелды.
Район башлыгы урынбасары Айдар Хәлиуллин диңгезчеләрне бәйрәм белән котлап, аларга Ватан иминлеген саклаудагы хезмәтләре өчен рәхмәт җиткерде.
Аның теләкләренә район хәрби комиссары Руфат Гайнетдинов, Диңгезчеләр клубы җитәкчесе Дамир Минһаҗев та кушылды.
Тантаналы митингтан соң диңгезчеләр Октябрь Бүләк авылына барып, якташыбыз Альберт Шәйхетдинов истәлегенә куелган мемориаль комплекска чәчәкләр салды һәм аның якты истәлеген бер минутлык тынлык белән искә алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев